Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Япониядәге Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын югары бәяләде
Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң күренекле өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Япониядә эш сәфәре вакытында Кэнрокуэн паркын һәм Канадзава замогы паркын карады һәм оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Кэнрокуэн паркы - Япониядәге иң күренекле өч паркның берсе һәм Канадзава шәһәренең иң зур паркы. Кэнрокуэн - алты яхшылык бакчасы. Башта ул Канадзава замогы паркы булган, аның тарихы 1875 елдан башлана. Парк мәйданы - 114 436,65 кв. метр, анда 8750 агач үсә, 183 төр чәчәк һәм башка үсемлекләр, шулай ук шарлавыклар, инешләр, күперләр бар. Паркның танылган объектлары - борынгы фонтан һәм чәй йорты.
ТР Президенты төп аллеяне карады. "Япон чәй йорты" мәйданында булды һәм паркның башка зоналары белән дә танышып, аның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Канадзава замогында булды. XVIII гасыр замогында 1989 елга кадәр университет урнашкан булган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында замокта Япония император армиясенең штаб-квартирасы булган. Бүген замок җәмәгатьчелек өчен ачык.
Замок паркына Кэнрокуэн паркы кушыла. Ул - шәһәрдә популярлыгы буенча икенче булган парк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз