Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты
Рөстәм Миңнехановның Япониягә эш сәфәре иртәгә дә дәвам итә.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә Россия белән Икътисади мөнәсәбәтләр өчен җаваплы итеп билгеләнгән Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты. Очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы (STS-форум) кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны сәламләп, Сэко әфәнде Япония һәм Россия арасында сигез юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү планы тормышка ашырылуын, кайбер проектларның, мәсәлән, химия һәм медицина өлкәсендә, Татарстанда гамәлгә керүен билгеләп үтте.
Ике ел элек "Соджиц" һәм "Мицубиси Хэви Индастриз" Япония корпорацияләре катнашында аммиак, метанол һәм карбимид җитештерүче "Аммоний" заводы төзелде, хәзерге вакытта заводның икенче чиратын төзү проекты эшләнә.

Медицинада шулай ук интенсив рәвештә хезмәттәшлек алып барыла, дип белдерде Сэко әфәнде. Йогышлы авырулар диагностикасы мобиль системасын булдыру буенча "Эйдос" компаниясенең РИКЕН (RIKEN) һәм Джунтендо Университеты белән уртак проектын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында уртак проектларга ярдәм өчен Россия Федерациясенә һәм Япониягә рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты Татарстанның япон партнерлары белән эшләүдә бай тәҗрибәсе барлыгын җиткерде. Аерым алганда, япон компанияләренең технологияләре һәм капиталы республикада нефть-химия заводларын төзүдә, сәламәтлек һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешендә, информатизациядә куллануын әйтте.

"Татарстан предприятиеләре Япониянең әйдәп баручы компанияләре – “Мицубиси Хэви Индастриз”, “Соджиц”, “Йокогава электрик корпорейшн”, Физик-химик тикшеренүләр институты (RIKEN) һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Аммоний" проекты уникаль һәм ул Япония ягыннан финанс ярдәме ала. Шундый проект тормышка ашырылуы белән без горурланабыз" – диде Татарстан Президенты.
"Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович белән сөйләшүләрдә билгеле булганча, сез Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән Россия Федерациясенә килергә ниятлисез. Сез Татарстанда да булсагыз, без бик шат булырбыз", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Хиросигэ Сэкога.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлектә перспективалы юнәлешләрнең берсе булып, ИТ-сектор тора. "Иннополис" махсус икътисади зонасында, без бөтенроссия интернет-технологияләр үзәген булдырырга җыенабыз, диде ул.

Очрашу ахырында Хиросигэ Сэконы һәм шулай ук япон спортчыларын һәм җанатарларын 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатының Казанда үтәчәк матчларына чакырды.
Иртәгә, 2 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты эшен Токио шәһәрендә дәвам иттерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз