news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендә Кытай-Россия технопаркын карады

Татарстан Президенты терлекләр өчен вакциналар җитештерү буенча лаборатор үзәкләрнең берсен дә карап чыкты.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендәге (КХР) югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кытай-Россия технопаркы 1998 елда оештырылган һәм Россия һәм башка БДБ илләре белән тотрыклы хезмәттәшлектә түбәндәге өлкәләрдә бизнес-инкубация моделен формалаштыра: яңа материаллардан файдалану һәм аларны булдыру, биоинженерия, электрон һәм механик системаларны интеграцияләү, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм башкалар.

  • Технопарк – дәүләт технологик бизнес-инкубаторы. Монда 120 дән артык кече һәм урта предприятие бар. Резидентлар барлыгы алтмыштан артык патент гаризасы биргән, уннан артык халыкара фәнни-техник килешү төзелгән.

Төп офиста Рөстәм Миңнехановка технопарк эшчәнлегенең төп юнәлешләре, буенча чит илләр университетлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр, шул исәптән Россия югары уку йортлары белән дә. Шулай ук җирле резидент компанияләр эшләнмәләренә багышланган күргәзмәне дә тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты терлекләр өчен вакциналар җитештерү буенча лаборатор үзәкләрнең берсен карап чыкты.

Кытай-Россия технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов эшнең югары дәрәҗәдә булуын һәм фәнни-техник комплексның инновацион потенциалын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Татарстанда шулай ук технопаркларны үстерүгә зур игътибар бирелә, шуңа да республика хезмәттәшлек итәргә тели.

Әңгәмә барышында Кытай ягы технопарк территориясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион потенциалын тәкъдим итү өчен махсус мәйданчык бирергә әзер булуларын әйтте. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Казанда Кытай-Россия технопаркының шундый ук экспозициясен оештырырга тәкъдим итте. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100