Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов “Яндекс. Маркет” генераль директоры белән очрашты
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яндекс.Маркет” ҖЧҖ генераль директоры Максим Гришаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
“Рөстәм Миңнеханов белән аралашу барышында Татарстан җитештерүчеләре продукциясен сатуның яңа каналларын үстерү, җирле тәэмин итүчеләрне электрон коммерция нигезләренә өйрәтү турында сүз булды. Гомумән, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар”, - диелә хәбәрдә.
Шулай ук төбәктә логистика инфраструктурасын үстерү (заказлар китереп җиткерү уңайлыгы өчен постаматлар челтәрен урнаштыру) темалары кузгатылды.
Элегрәк “Яндекс. Маркет” компаниясе вәкилләре Иннополис шәһәрендә булды. “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгы һәм Q-Park Kazan логистика комплексы эше белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз