news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов янә “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы составына керде

Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары буларак сайланды.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүдә узган “Бердәм Россия” партиясенең XVI съездында партиянең Югары советы һәм Генераль советына әгъзалар сайлау төгәлләнде. “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов янә партиянең Югары советы әгъзасы итеп сайланды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары итеп сайланды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot