Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ялган сөт продукциясен җитештерүчеләргә карата катгый җәза күрергә өнди
ТР Президенты Ветеринария хезмәтләре, Роспотребнадзор, хуҗалык җитәкчеләренә әлеге вазгыятькә игътибар итәргә кушты.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә һәм ветеринария хезмәтенә республикада ялган сөт продукциясен күзәтергә өндәде. Бу хакта ул бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә ялган сөт продукцияләренең күп өлеше мәктәпкәчә һәм башка мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләрендә ачыклануын билгеләп узды.
“Әлеге тармакка аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге вазгыятькә зур игътибар булырга тиеш. Бу халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ялган сөт продукциясен җитештерүчеләргә карата катгый җәза чаралары күрергә кирәк. Шул очракта намуссыз эшкуарларны азык-төлек базарыннан читләштереп булачагын әйтте.
“Республикада сөт продукциясенең бер өлеше фальсификацияләнгән. Татарстанда 2018 ел башыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре фальсификацияләнгән сөтнең 14 очрагын ачыклаган”, - дип искәртте ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз