news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов якын арада Татарстанда Халыкара ислам финанс үзәге ачылуын белдерде
Аның фикеренчә, Халыкара ислам финанс үзәген булдыру - Татарстан Республикасы өчен инвестицияләр җәлеп итү буенча яңа баскычка күтәрелү.
Скопировать ссылку
(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам икътисади системасы, инструмент буларак, мөселман булмаган илләрдә файдаланыла ала дигән фикердә. Бу хакта ул "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
"Бөекбритания һәм аның башкаласы Лондон моңа мисал була ала. Алар дөньда ислам икътисадының әйдәп баручы үзәкләре. Әмма бу мәсьәләдә төп сорау традицион системалар һәм традицион принципларның яңа механизмнарга яраклашуы һәм традицион банк системасының да, ислам банкы системасының да үсеше өчен үзгәреш кичерә алуында", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика ислам банкингы системасын гамәлгә кертү өлкәсендә пилот регион һәм бу юнәлештә чит ил тәҗрибәсен өйрәнә.
"Халыкара ислам финанс үзәген булдыру Татарстан Республикасы өчен инвестицияләр җәлеп итү буенча яңа баскычка күтәрелү. Алай гына да түгел, бу, тиешле закон кабул итмичә, ислам банкингын бөтен илдә гамәлгә кертү. Хәзергә Татарстан Республикасы Хакимияте һәм "Сбербанк" белән Халыкара ислам финанс үзәге булдыру хакында килешү бар. Ул якын арада ачылыр дип планлаштырыла", - дип белдерде Татарстан лидеры "Казинформ"га.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot