news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа җылыту сезоны җиткәнче капиталь ремонтны төгәлләргә кушты

2019 елда Татарстанда 936 күпфатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов яңа җылыту сезоны җиткәнче капиталь ремонтны төгәлләргә кушты
архив

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда яңа җылыту сезоны башланганчы күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын төгәлләргә кушты. Бу турыда Татарстан Президенты Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әйтте. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Торак фондын һәм социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Докладчы сүзләренчә, 2019 елда Татарстанда гомуми мәйданы 5,6 миллион кв. метр булган 936 күпфатирлы торак йортны ремонтлау планлаштырылган. Программада республиканың 45 муниципалитетының 42се катнаша, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары кертелмәгән.

Рөстәм Миңнеханов мөмкин кадәр тизрәк төзелеш эшләренә керешергә кирәклеген искәртте.

«Ягып җылыту сезонына кадәр без барлык эшләрне дә төгәлләргә тиеш», – диде Татарстан Президенты. Шулай ук документларны вакытында әзерләү өчен 2020 ел программасы буенча эшләрне дә соңармыйча башларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100