news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа ял урыннарын тәртиптә тотарга кушты

Ул бу мәсьәләдә берничә районга кисәтүләр булганын искәртте. Бу Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск, Балык Бистәсе районнары.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләре — яңа ял урыннарын тәртиптә тотарга кушты. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

Президент шәһәр мохитен үстерү буенча тәҗрибәнең әһәмиятен әйтте. «Яңа парк, скверлар, яр буйлары барлык яшьтәге кешеләрне үзенә тартып тора. Төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләрен тәртиптә тоту, чисталыкны кайгырту — муниципалитетларның турыдан-туры бурычы», — диде.

Ул бу мәсьәләдә берничә районга кисәтүләр булганын искәртте. Бу Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск, Балык Бистәсе районнары. «Без районнар җитәкчелегеннән, халыктан яңа ял урыннарына сак карауларын телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100