news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Яңа Татар бистәсе зиратындагы вандализм актын тикшерүне контрольгә алды

Татарстан Президенты әйтүенчә, бу эшкә барган вандалларның дине дә, милләте дә, намусы да юк

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы вандализм актын тикшерүне үз контролена алды. Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу җинаятьне бик тиз арада тикшерү өчен бөтен көчләрне һәм чараларны җәлеп итүне йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты басым ясап әйткәнчә, бу эшне кылган вандалларның дине дә, милләте дә, намусы да юк.

Аерым алганда, кичә, ягъни 8 сентябрь көнне Россия Эчке эшләр министрылының Казан шәһәре буенча идарәсе “Промышленный” полиция бүлегенең кизү частена Яңа Татар бистәсе зираты хакимиятеннән 100ләп кабер ташын җимерүләре турында хәбәр килеп ирешкән.

Вакыйга булган урынга тикшерү-оператив төркем һәм тышкы хезмәтләрнең экипажлары җибәрелгән. Шушы факт буенча “Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урыннарны мыскыл итү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot