news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Яңа төр тикшерүләр бизнес һәм күзәтчелек низагларын киметәчәк

Яңа механизм контроль-күзәтчелек органнарының тикшерү нәтиҗәләрен алырга һәм алар буенча кире элемтә калдырырга мөмкинлек бирә, диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов:  Яңа төр тикшерүләр бизнес һәм күзәтчелек  низагларын киметәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яңа төр тикшерүләр эшкуарлар һәм контроль-күзәтчелек органнары арасындагы низаглы хәлләр санын берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмә барышында «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ стратегик сессиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән Программа контроль-күзәтчелек органнары тикшерү нәтиҗәләрен алырга һәм алар буенча кире элемтә калдырырга мөмкинлек бирә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Контроль-күзәтчелек органнары - хакимият органнары системасында мөһим структура. Алардан башка эш мөмкин түгел, әмма алар эшли торган гамәлләре өчен бөтен җаваплылыкны тоярга тиеш. Әлеге яңа төр тикшерүләр ярдәмендә бизнес һәм контроль-күзәтчелек органнары арасында конфликтлы хәлләр берничә тапкыр кыскарачак», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» җәмгыяте – илдә кече һәм урта бизнеска ярдәм итә торган бердәнбер оешма.

«Корпорация эше - минемчә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче бердәнбер мөһим институт», - диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе» АҖ стратегик сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тикшерелгән бизнес» республика онлайн-сервисын һәм эшмәкәрләр өчен «Тикшерүләр көзге реестры» кире элемтә федераль механизмын берләштерергә тәкъдим иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100