news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа кәгазь акча символы конкурсы турында: “Без онлайн тавыш бирүдә җиңдек!”

Татарстан Президенты Instagram’да Казанның онлайн-тавыш бирүен билгеләп үткән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram’дагы битендә Казанның Твоя-Россия.рф сайтында онлайн-тавыш бирүдә җиңүе хөрмәтенә пост бастырган.

Республика лидеры сайтта онлайн-тавыш бирү битенең скриншотын куйган, анда Татарстан башкаласы җиңеп чыккан ике шәһәрнең берсе икәне күренеп тора. Рөстәм Миңнеханов: “Онлайн-тавыш бирүдә без җиңдек! Туры эфирны көтәбез”, - дип язган.

Бу хакта хәбәр ТР Президентының “ВКонтакте”дагы рәсми битендә дә пәйда булды.

Искәртеп үтәбез: 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда басылачак символлар өчен тавыш бирү “Россия 1” телеканалының бүген “Народная банкнота” проекты туры эфиры тәмам булгач, 20.00 сәгатьтән соң, төгәлләнә. Бүген 19.00дән 20.00гә кадәр Россия халкының ошаган шәһәре өчен тагын бер тапкыр SMS җибәреп, программа башында әйтелгән номер буенча тавыш бирү мөмкинлеге була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100