news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа ГЛОНАСС системасы аппаратурасы куйдыруга карата фикерен белдерде

Аның әйтүенчә, бездәге ГЛОНАСС 112 системасы уңышлы эшләгәч, яңадан җиһазлауның кирәге юк.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үзебездә ГЛОНАСС системасы була торып, яңа аппаратура куйдыруның кирәге юк. Бүген бу мәсьәлә “Пирамида” комплексында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX утырышында күтәрелде.

2018 елның 13 февралендә федераль Хөкүмәт транспорт чараларын ГЛОНАСС иярченле навигация аппаратурасы яки ГЛОНАСС/GPS белән җиһазларга тиешлеге турында карар чыгарган. Әмма күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, шәхси навигация-мәгълүмат системасы гамәлдә булуы исәпкә алынмаган. Татарстанда бу системага 4 мең техника тоташтырылган. Яңа указ исә, транспорт йөртүчеләрне яңа аппаратурага чыгым тотарга мәҗбүр итәчәк.

Бизнес моңа каршы. Транспорт болай да системага тоташтырылган. Шул ук вакытта, яңа карардагы таләпне әле үтәп тә булмый. Ник дигәндә, ташучылар Таможня берлеге техник регламены таләпләренә җавап биргән җиһазны гына куйдыра ала. Ә бүген Россиядә мондый җайланма әлегә юк.

Бизнес вәкилләре ташучыларга төбәк навигация системаларында эшләүне алга таба да рөхсәт итүне, мәгълүматны төбәк системасыннан федераль системага күчерү мөмкинлеген карауны, бзарда шундый җиһаз барлыкка килгәнче, техрегламентка җавап биргән аппаратура белән җиһазланыш таләбен гамәлдән чыгаруны сорый. Административ җаваплылыкка тарту срокларын күчерүне дә үтенә.

“Барс” ҖЧҖ техник директоры Илья Прохоров әйтүенчә, ЭРА-ГЛОНАСС системасына тоташуны мәҗбүриләү артык борчылу, хафалануларга, бизнесның хакимияткә ышанычы югалуга китерә. “Профильле министрлык безнең инициативаны хуплар дип ышанабыз”, - диде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үзебезнең ГЛОНАСС 112 системасы да яхшы эшләвен билгеләп узды. “Бу мәсьәлә буенча ЭРА ГЛОНАСС оешмасы белән сөйләшүләр алып бардык. Безнең мәгълүматны аларга күчерү мәсьәләсендә әлегә аңлау тапмадык. Алар безне ЭРА ГЛОНАССка керергә өнди”, - диде.

“Ник без дә ГЛОНАССта эшлибез бит инде, нинди аермасы бар соң? Кешеләр кайчандыр акча түләгән, тоташкан, кабаттан тоташу нәрсәгә кирәк? Моны сөйләшеп бетерергә, чишелешен табарга кирәк. Җитмәсә, яңача җиһазлар әлегә юк та”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ленар Сафин 2019 елның 1 гыйнварына кадәр штрафлар салынмаячак, әлегә күчеш чоры дисә дә, Президент штрафлар бөтенләй булырга тиеш түгел, дип саный. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, яңа транспорт чаралары булачак системаны куйдырсын, ә элеккегеләре булган системада калсын. “Безнең бурыч –үзебезнең системаны яңасына яраклаштыру. Безгә очрашып, бу мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100