Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов яңа газүткәргеч турында: Бу Татарстан өчен зур башлангыч
Рөстәм Миңнеханов “Газпром” Гаммәви акционерлык җәмгыяте инвестиция проектының төзелеше белән танышты.
(Яшел Үзән районы, 8 декабрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Елизаветино торак пунктына кадәр төзелүче яңа газүткәргеч төзелеше белән танышты.
Бу объект республиканың тугыз районындагы 60 мең кулланучыны өстәмә газ белән тәэмин итәчәк. Елына 800 млн кубометр газ 300 меңнән артык кешегә исәпләнгән. Кулланучылар арасында Казан янындагы Иннополис шәһәре дә бар.
“Республика өчен дә. Иннополис өчен дә бу зур башлангыч, сәнәгать өчен дә әлеге вакыйганың әһәмияте зур. Төзелештә заманча технологияләр кулланыла. Бу участок йомгаклау стадиясендә – 270 тонна авырлыктагы торба Зөя елгасының каршы як ярында чыкты”, - диде Президент.

Проектның төп үзенчәлеге булып торбаның җир астында авыш юнләштегә бораулап салынуы тора. Мондый ысул экологиягә зыян салмый, чөнки траншеяләр казу ихтыяҗы юк.
“Төп авырлык Зөя елгасы астыннан чыкканда булды. Бу якынча елга төбеннән 13 метр астарак булган 1,5 чакрым торба. Тишемнең диаметры торба диаметрына караганда ике тапкырга зуррак булырга тиеш. Мәсәлән, 500 мм торба өчен 900 мм диаметрлы тишем ясарга туры килде”, - дип сөйләде ООО “Нефтегазспецстрой” генераль директорының беренче урынбасары Татьяна Камалова.

Мондый технология Россия өчен уникаль булып санала. Су асты кичүен төзү эшләре сентябрьдә башланды һәм ел ахырына төгәлләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз