news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысы бизәү буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен районнар арасында беренче урынны Буа алды.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысы бизәү буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Яңа ел чыршысы бизәлеше буенча Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында республика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйге номинацияләрендә беренче урыннар өчен дипломнар тапшырды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бәйгенең 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр Татарстан шәһәрләре, районнары арасында 6 номинация буенча уздырылуын әйтте. Бәйгедә шулай ук авыл торак пунктлары арасында да иң яхшылары сайлап алынды.

Шулай итеп, муниципаль районнар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен беренче урынны Буа алды. Үз номинациясендә беренче урынга республика башкаласының Совет районы лаек булды. Дипломнарны Түбән Кама, шулай ук Саба һәм Чүпрәле районнары да алды.

Киңәшмәдә тәкъдим ителгән роликта башкарылган эшләрнең күләмен һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарының Яңа ел бизәлеше сурәтләнгән иде.

Рөстәм Миңнеханов быел барлык катнашучыларның да яхшы әзерләнгәнлеген һәм төп бәйрәм мәйданчыкларын яхшы бизәгәнлекләрен әйтте.  Ул бәйгенең мөһимлеген искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100