Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан Белоруссиянең татар җәмгыятендә булырга ниятли
ТР Президенты Беларусь Республикасындагы татар диаспорасы белән телне саклау, мәдәни автономиягә ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның декабрендә Беларусь Республикасына сәфәр кылачак. Эшлекле сәфәр барышында ТР Президенты татар җәмгыяте белән очрашырга ниятли. ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Беларусь делегациясе белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.
«Декабрь аенда Татарстан Президенты Беларусь Республикасына сәфәр кылырга ниятли. Визит барышында берничә килешүне имзалау һәм Беларусь Республикасы татар җәмгыяте активы белән очрашу планлаштырыла. Татарстан Президенты һәр очрашуда әлеге республикада яшәүче татарлар белән очраша һәм телне саклау, мәдәни автономиягә ярдәм итүгә бәйле агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алыша», - диде Альберт Кәримов.
- Хәзерге вакытта Беларусь Республикасының татар диаспорасы 100 меңнән артык кешене берләштерә. 2017 елда җәмгыять үзенең 620 еллыгын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз