news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак.

Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак
Владимир Васильев/архив

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советының беренче сессиясендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Депутатлар ТР Дәүләт Советы Рәисен, шулай ук РФ Федерация Советында Татарстан парламенты вәкилен сайлаячак. 

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашырга планлаштыра", – дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

Беренче сессиянең көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын сайлау, комитетлар һәм комиссияләр төзү, шулай ук РФ Федерация Советы әгъзасына – Татарстан Дәүләт Советыннан вәкилгә вәкаләтләр бирү турында.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды, анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4% тавыш җыйды, республика парламентында 100 урынның 82сен алды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100