Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасын әйтәчәк
Татарстан Президенты якын киләчәккә республика үсешенең өстенлекләрен билгеләячәк.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында катнашачак һәм яңа чакырылышка беренче тапкыр еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк. Анда республиканың эчке һәм тышкы хәле турында парламентка еллык юллама белән чыгыш ясаячак.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика җитәкчесе соңгы берничә атнада әлеге документны әзерләүгә зур игътибар биргән. «Бу якын киләчәккә Татарстан дәүләт хакимияте органнары бурычлары һәм өстенлекләреннән торган тулы бер документ булачак», – диде ул. Юлламаны игълан иткәннән соң, документны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы төзеләчәк.
Тантана Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында иртәнге сәгать унда була. Чарада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре, Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре вәкилләре катнашачак. Татарстан Президенты сайтында тантананың турыдан-туры трансляциясе оештырыла.
Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышыннан соң депутатлар өченче сессияне ача, анда 22 мәсьәлә карала. Алар арасында Марат Җәббаров кандидатурасын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасына раслауга тәкъдим ителә.
Шулай ук депутатлар Татарстан Президентының ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы исемен ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы дип үзгәртү турындагы тәкъдимен караячак.
- 8 сентябрьдә Татарстанда VI чакырылыш республика Дәүләт Советын сайлау узды. Анда «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент тавыш җыйды һәм республика парламентында 100 урынның 82сен алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз