news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты

«Яшел Үзән» индустриаль паркы территориясендә яңа комплекс ачу тантанасы булды.

Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты
Михаил Захаров

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты. Комплекс «Яшел Үзән» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.

«Бу бик мөһим һәм кызыклы проект. Комплекс мәйданы 38 мең квадрат метр. Монда 500 эш урыны булдыру планлаштырыла – бусы да бик мөһим. Һәм иң мөһиме - “Пятерочка” системасының товарлар уздыру челтәре республика кулланучылары һәм товар китереп торучылары мәнфәгатьләрендә эшләячәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Махсус күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан җитештерүчеләренең X5 Retail Group кибетләрендә реализацияләнәчәк продукциясе үрнәкләре белән танышты. «Әлеге комплексны ачу безгә җирле товар китереп торучылар белән хезмәттәшлек сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк», - диде «Пятёрочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров.

Бүлү үзәге территориясендә сигез саклау зонасы урнашкан: коры продукция складлары,туңдырылган әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә мәйданчыклары һәм башка товарлар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100