news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатын ачты

Милли чемпионатның финал ярышлары 21-23 майда "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатын ачты
Владимир Васильев

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена" боз сараенда уза.

"Сез - безнең өмет. Җиңүчеләр дөнья чемпионатында илебез мәнфәгатьләрен яклаячак. Чемпионат „Казан Экспо“ мәйданчыгында лаеклы узар дип ышанам. Бу ярышлар - чемпионатның август аенда Казанда узачак генераль репетициясе", - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills оештыру комитетына 2015 елда Татарстан башкаласын дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп билгеләгән өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, республика җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә бу инициативада ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткерде.

Милли чемпионатның финал ярышлары 21-23 майда "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100