news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Worldskills Russia-2020 чемпионаты финалы җиңүчеләрен бүләкләде

Республика 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында.

Рөстәм Миңнеханов Worldskills Russia-2020 чемпионаты финалы җиңүчеләрен бүләкләде
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар» Worldskills Russia-2020 VIII илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде.

Worldskills Чемпионатның финалында Россиянең 80 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашкан. Татарстанның 206 конкурсанты финалда 158 компетенция буенча көч сынашкан. Республика 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында.

Рөстәм Миңнеханов бу уңышның тырышып эшләү һәм күпсанлы тренировкалар нәтиҗәсе булуын ассызыклады. Тренерларга һәм педагогларга, экспертларга, конкурсантларга рәхмәтен җиткерде.

Президент һөнәри техник белем системасы оешуга 80 ел тулу белән котлады. «WorldSkills хәрәкәте, дөньякүләм чемпионат уздыру һөнәри белем системасы үсешенә һәм кадрлар потенциалын ныгытуга этәргеч бирде. Бүген Татарстанда яңача җиһазланган 41 ресурс үзәге бар. WorldSkills тан калган җиһазлар да шул үзәкләргә урнаштырылган. Ресурс үзәкләре эшче кадрлар әзерләү урыны гына түгел, һөнәри белем үсеше нокталары да», — диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, яңа компетенцияләр яшьләргә конкурентлыкка сәләтле булырга һәм хезмәт базарында кирәкле белгечләр булырга мөмкинлек бирә. «Сезнең гыйлемнәрегез, компетенцияләрегез икътисадның реаль секторы һәм яшь коллегаларыгыз өчен файдалы булыр дип ышанам, аларга үз осталыгын алдагы чемпионатларда расларга туры киләчәк», — диде.

РФ Президенты Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары Венгриядә узган EuroSkills-2018 Европа чемпионаты җиңүчеләре һәм экспертларына тапшырылды. ТР Президенты Рәхмәт хатлары белән WorldSkills хәрәкәте экспертларына, оешма хезмәткәрләре бүләкләнде.

Аня Тимофеева Яр Чаллы педагогика көллиятендә белем ала. «Мәктәптә музыка укытучысы» компетенциясендә көчен сынап караган һәм икенче урынны алган. «Әле беренче курста гына башлагач, авыррак булды, ләкин укытучылар булышты. Барлыгы биш модуль иде, видеролик булдырырга, дәрес, оркестр үткәрергә, җыр-бию, 140 көйне тану, берәр җырга аранжировка язу кирәк иде», — диде.

Милена Викторова «Туризм» компетенциясендә туроператорлар ролендә сәяхәтләр пакетын сайлау осталыгын күрсәткән. «Иң кыены — яңа туристик маршрутны эшләү булды. Без Көнбатыш Себер буенча маршрут төзедек, бронза алдык», — диде. 

Азалия Вилданова Түбән Каманың 35 лицеенда белем ала. Чемпионатта беренче урынны яулаган. «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясендә без көндезге стационарда, өйдә, картлар йортында пациентларны карау, тәрбияләү осталыгын күрсәтергә тиеш идек. Биремнәр катлаулы булса да, үти алдым», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100