Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan волонтерлары белән очрашты
Татарстан Президенты эшлекле сәфәр кысаларында Абу-Дабида һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашачак.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә WorldSkills Kazan волонтерлары белән очрашкан. Әлеге чарадан фотосурәт республика лидеры Instagramында куелган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтик, кичә Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Абу-Дабига килде. Биредә ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларында, җиңүчеләрне котлауда һәм WorldSkills Abu Dhabi-2017 ябылу тантанасында булырга ниятли.
Искәртеп үтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында WorldSkills чемпионаты 14нән 19 октябрьгә кадәр уза. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат һәм WorldSkills International төбәк әгъзалары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз