news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan объектларының әзерлеген тикшерәчәк

Татарстан Президенты WorldSkills авылын, “Казан Эскпо” һәм Катнашучыларга аккредитация уздыру үзәген тикшерәчәк.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan объектларының әзерлеген тикшерәчәк
архив

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты объектларын тикшерәчәк. Бу хакта Министрлар кабинетында узган брифингта Казан Кремленең Рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Бүген төштән соң, Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны караячак. Шулай ук аларның WorldSkills чемпионатына әзерлеген тикшерәчәк”, - диде Лилия Галимова.

Президент Универсиада Авылында катнашучылар яшәячәк урыннарны караячак. Ул чемпионат узган вакытта WorldSkills авылы дип аталачак. Ярышларның төп мәйданчыгы булган “Казан Экспо”да, шулай ук Катнашучыларга аккредитация уздыра торган үзәктә булачак, диде Казан Кремле вәкиле.

Бүгенге көндә Аккредитация үзәге үз эшен башлаган инде. Ә “Казан Экспо”да ярыш мәйданчыкларын төзү дәвам итә. Моннан тыш Казанга клиент төркемнәре вәкилләре, экспертлар һәм ярышларда катнашучылар килә башлаган. Күбрәк кешеләр август уртасында килә башлар дип көтелә, диде Галимова.

  • Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 августта Казанда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot