news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов вузда "максатчан" укыган яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде

Максатчан кабул итү программасы буенча укып чыкканнарны эшкә урнаштыру ректорлар һәм муниципаль район җитәкчеләренең шәхси контролендә булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов вузда "максатчан" укыган яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде
tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Максатчан кабул итү программасы буенча югары уку йортларына кергән студентлар укып бетергәч, алардан баш тарту практикасын туктатырга кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда югары уку йортлары ректорлары белән очрашуда муниципаль районнар һәм шәһәрләргә карата шундый кисәтү ясады.

Максатчан кабул итү программасы буенча укып чыккан, ягъни "целевик"ларны соңыннан эшкә урнаштыру мәсьәләсе ректорларның һәм муниципаль район җитәкчелегенең шәхси контролендә булырга тиеш, диде Президент. "Әгәр максатчан белем алуга гаризаларның күпчелеге муниципалитетлардан һәм тармак министрлыкларыннан килә икән, без алардан да бу мәсьәләне чишүен таләп итәрбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, узган ел максатчан кабул итү программасы аша бюджет урыннарына бер мең кеше кабул ителгән. Хәзерге вакытта, бу квота аша барлыгы биш мең студент белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100