news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Всемирный ОРТ” ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты

Хөкүмәт йортында узган очрашу мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланды

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Всемирный ОРТ” (World ORT) ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашу мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланды.

“Всемирный ОРТ” дөньяның мәгариф өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган эре оешмаларының берсе. Аңа 1880 елда Санкт-Петербургта (“Общество Ремесленного Труда”) нигез салына. Бүген компаниянең баш офисы Лондон шәһәрендә урнашкан. Ул дөньяның 100 дән артык илендә проектлар гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә туплаган. Ассоциациянең БДБ һәм Балтыйк буе илләрендәге челтәре 50 дән артык технологик үзәкне берләштерә. Аларның иң зурлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Самарада урнашкан. Татарстан башкаласында “Всемирный ОРТ”ның технологик үзәге 2000 елдан бирле 12 нче урта мәктәп базасында эшли. 2004 елда ассоциация Татарстан мәктәпләре өчен дистанцияле укыту программасын эшләүдә катнашкан иде. 2005 елда алар катнашында Казанда информатика укытучылары өчен ике белем бирү семинары уздырылды.
Бүгенге очрашуда ассоциациянең генераль директоры Роберт Зингерның мәгариф технологияләрен үстерү, педагогларның квалификациясен күтәрү өлкәсендә оешма тәҗрибәсен куллану тәкъдиме ТР Хөкүмәте рәисендә хуплау тапты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан “Всемирный ОРТ” ассоциациясенең күп еллык тәҗрибәсендәге иң яхшы үрнәкләрне үзендә файдаланырга әзер. Моннан тыш, бүгенге очрашуда бергәләп белем бирү семинарлары оештыру мөмкинлекләре каралды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына “Всемирный ОРТ” ассоциациясе белән хезмәттәшлек вариантларын эшләү бурычы йөкләнгән.
Кунаклар шулай ук Казанда яңа яһүд мәктәбе төзелеше мәсьәләсен дә күтәргән. Яһүдләрнең Татарстандагы милли-мәдәни мохтәрияте президенты Михаил Скоблионок хәбәр итүенчә, Казан мэриясе мәктәп төзелеше өчен башкаланың Мински урамында участок бүлеп биргән. Тик, аның сүзләренә караганда, икътисади вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, бу төзелешне Казан бюджеты хисабына гына башкарып чыгу мөмкин түгел. “Всемирный ОРТ” һәм мохтәрият вәкилләре ТР Хөкүмәтенә мәктәпнең яңа бинасын төзүдә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100