news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс хакында: Татарстан дөнья күләмендә гөрләп алачак

Татарстан Президенты һөнәри чемпионатка әзерлек планлаштырылганча баруын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс хакында: Татарстан дөнья күләмендә гөрләп алачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларында эшләгән хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында Ворлдскиллс бәйгесенең Татарстанны, Казанны дөнья күләмендә таныту мөмкинлеге икәнлеген әйтте.

“Алтмышлап илдән, өлкәләрдән кунаклар чакырабыз. Ул безнең республика, Россия өчен бик зур вакыйга булачак. Россия Президенты ачылышка килергә тиеш. Татарстан, Казан дөнья күләмендә гөрләп алачак”, - диде ул.

Татарстан Президенты әйтүенчә, Ворлдскиллска әзерлек планлаштырылганча бара. “Оештыру комитеты җитәкчесе Голикова эшнең әзерлеге буенча утырыш уздырды. Безнең биналар әзер. Республика башкарырга тиешле төзелешне, башка эшләрне эшләдек”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Ворлдискиллсның ил күләмендә уза торган вакыйга булуын әйтте. Җиһазлау, эчтәлек буенча җаваплы оешма -  “Ворлдскиллс Россия” Яшь профессионаллар” берлеген телгә алып, аның җитәкчесе Казан егете Роберт Уразов булуын “әйбәт булды” дип бәяләде.

Татарстан Президенты ил күләмендә уза торган чаралар вакытында Казанда яңа объектлар төзелүен, яңартылуын уңай күренеш дип бәяләде. Ул Казан мэры Илсур Метшинның шушы уңайдан тәкъдимнәре булуын искәртеп узды. “Сез дә бераз булышырсыз, вакыйгаларны яктыртып”, - диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

  • WorldSkills Kazan 2019 – Ворлдскиллс Казан 2019 һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 60 илдән килгән яшь профессионаллар 56 компетенция буенча ярышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100