Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Волонтерлар көне белән котлады: Алар һәрвакыт беренче сафта
Хәзерге вакытта республика халкына 63 меңгә якын кеше ирекле ярдәм күрсәтә.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче ирекле ярдәмчеләрне Волонтерлар көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан иреклеләренең чаралар үткәргәндә дә, халыкка ярдәм күрсәтүдә дә һәрвакыт беренче рәтләрдә торучы кешеләр булуын искәртте.
«Безнең волонтерлар һәм иреклеләр һәрвакыт беренче сафта. Алар спорт чараларында һәм социаль проектларда гына катнашып калмыйча, пандемия чорында халык белән эшләү өлкәсендә дә җитди ярдәм күрсәтә. Мин муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итәм: безнең волонтерларга ярдәм итәргә, аларның эшенә тиешле игътибар бирергә кирәк», — диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, хәзер республикада 63 меңгә якын волонтер эшли.
«Бу бик зур команда һәм аларның сафлары һәрвакыт тулылана. Шулай да кая мөрәҗәгать итәргә, үзен ничек күрсәтергә белмәүчеләр күп. Шуңа күрә кешеләргә мәгълүмат бирү эшен дәвам итәргә кирәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз