Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында катнашты
Чара Россия Президенты В.Путин рәислегендә Ерак Көнчыгыш федераль университеты мәйданчыгында "Көнчыгыш икътисадый форум–2017" кысаларында узган.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Владивостокка килде. Бирегә килүнең максаты – Ерак Көнчыгыш төбәкләренең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган Россия Дәүләт советы президиумы утырышында катнашу. Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Ерак Көнчыгыш федераль университеты мәйданчыгында "Көнчыгыш икътисадый форум – 201" кысаларында узган, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.
Владимир Путин үз чыгышында белдерүенчә, Ерак Көнчыгыш төбәкләренең үсешенә юнәлдерелгән чаралар комплексы берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге эшнең беренчел нәтиҗәләрен бүген үк ясарга мөмкин. Төбәктә сәнәгать үсеше темплары Россиянең уртача күрсәткечләреннән артып китә. Соңгы өч елда үсеш 8,6 процентны тәшкил иткән. Шулай ук халыкның төбәктән күчеп китүе дә шактый кимегән.
«Безнең максатыбыз – Ерак Көнчыгышның җәлеп иттерүчәнлеген арттыру. Бу - яхшы торак, сыйфатлы сәламәтлек саклау өлкәсе, транспорт челтәренең уңайлылыгы, заманча мәктәп, балалар бакчасы, ясле дигән сүз. Эшчән, талантлы, белемле кешеләр бирегә күбрәк килсен өчен, барлык шартларны булдырырга кирәк», – диде Россия Президенты.
Владимир Путин аеруча игътибарны бизнес-структура вәкилләренә ярдәм итүгә юнәлтергә чакырды. Шулай ук ул төбәктәге транспорт мәсьәләләре темасына да кагылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз