news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнашты

Утырышта Россия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ һәм башкалар бар иде.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта Россия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Премьер-министры Ли Нак Ен, Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга катнашты.

Владимир Путин сүзләренчә, Ерак Көнчыгыш төбәге үсеше Россия өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу - илнең эзлекле һәм озак вакытлы сәясәте, диде Путин.

Шулай ук ил башлыгы Ерак Көнчыгышның 2035 елга кадәрге үсешенең яңа программасы турында да әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot