news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән котлады

Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин үзенең туган көнен билгеләп үтә - аңа 65 яшь тулды.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны социаль челтәрләр аша туган көне белән котлады

“Хөрмәтле Владимир Владимирович! Шәхсән үземнән һәм күп милләтле Татарстан халкы исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм сезгә ныклы уңышлар телим! Без бергә!” – диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләр аша Россия дәүләте башлыгын гомер бәйрәме белән котлавында.

Искәртеп үтик, бүген Владимир Путинга 65 яшь тулды. Россия лидеры традиция буенча шәхси бәйрәмендә якыннары даирәсендә була.

Бәйрәм көнен ул эш режимында үткәрә. 7 октябрьдә аның Сочида Куркынычсызлык Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмәсе планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100