news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга: Татарстан халкы Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты белән эшлекле очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга: Татарстан халкы Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәчәк
Рамил Гали

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан массакүләм чаралар үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта Россия Президенты белән видеоэлемтә буенча эшлекле очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов бу турыда Владимир Путин соравына җавап биргәндә әйтте.

«Без бернинди чаралар планлаштырмыйбыз. Бүген бер-беребезне сакларга кирәк, шуңа күрә бу бәйрәмне һәркем өйдә бәйрәм итәчәк. Мин дә Ураза бәйрәмен үз өемдә билгеләп үтәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу хакта дин әһелләре белән күптән сөйләшү булды, килешмәү очраклары юк», — дип өстәде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100