Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга “Антарктида-100” экспедициясенең яңа рекорды турында телеграмма юллады
Россия география җәмгыятенең су асты-тикшеренү отряды дөньяда беренче булып Антарктида суларына 97 метр тирәнлеккә уңышлы чумды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыяте Попечительләр советы Рәисе Владимир Путинга телеграмма юллады.
Телеграммада ул Рус география җәмгыяте (РГҖ) казанышлары китабына тагын бер рекордны язып булуы – тәҗрибәле Татарстан дайверы Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә РГҖнең су асты-тикшеренү отрядының дөньяда беренче булып Десепшен утравы янында Антарктида суларына 97 метр тирәнлеккә чумулары турында хәбәр итте.
«Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезгә Рус география җәмгыяте казанышлары китабына тагын бер рекордны язып булуы – тәҗрибәле Татарстан дайверы Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә РГҖнең су асты-тикшеренү отрядының дөньяда беренче булып Десепшен утравы янында Антарктида суларына 97 метр тирәнлеккә чумулары турында хәбәр итәм. Бу “Салкынлык полюсы” проектының өченче этабы, әлеге проектны Ватаныбыз даны хөрмәтенә мавыгучан, кыю спортчы-тикшеренүчеләр, эзлекле рәвештә, гамәлгә ашыралар. Сезне бу рухландыргыч вакыйга белән ихлас йөрәктән котлыйм һәм Рус география җәмгыятенә алга таба уңышлы эшчәнлек, яңа кызык идеяләрне һәм фәнни-тикшеренү проектларын тормышка ашыруны телим”, - диелгән телеграммада.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз