Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Владимир Путин ислам дөньясы белән эшкә зур игътибар бирә
«Безнең бурыч — ата-бабаларыбыз безнең көннәргә кадәр җиткергән ислам традицияләрен саклап калу», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның ислам дөньясы белән эшкә зур игътибар юнәлтүен билгеләп узды.
«Бөтенесе туры килеп тора: 1100 еллык та, Владимир Путинның ислам дөньясы белән эшкә зур игътибар бирүе дә. Нәтиҗәсен күрәбез. 1100 еллыкны лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге бар», — диде Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында.
«Россия ислам традицияләрен саклау бурычы тора. Дөньяда нәрсәләр булганын күрәбез. Ислам исеме астында төрле деструктив көчләр исламга хас булмаган әйберләрне алга сөрә. Безнең бурыч — ата-бабаларыбыз безнең көннәргә кадәр җиткергән традицияләрне саклап калу», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ул 2016 елда Болгар ислам академиясе ачылышында Владимир Путинның өлеше зур булуын билгеләп узды. «Биредә Россия мөселманнарының күп гасырлык бай дини мирасын өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Академия эшчәнлеге, беренче чиратта, бөтен мөселман өммәтен берләштерүгә йөз тота», — диде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына рәхмәтен җиткерде. «Без Путинга рәхмәтле, Минтимер Шәрипович яңарыш идеясе белән мөрәҗәгать иткәч, бу идея мораль яктан гына түгел, федераль казнадан акчалата да хупланды», — диде ТР Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз