news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин делегациясе составында Үзбәкстанга сәфәр кылачак

Татарстан Үзбәкстан белән товар әйләнешен арттырырга ниялти.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин делегациясе составында Үзбәкстанга сәфәр кылачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге дәүләт визиты кысаларында Үзбәкстанга сәфәр кылачак. Ике ил арасында товар әйләнешен арттыру һәм төбәк хезмәттәшлеген киңәйтү сәфәрнең төп нәтиҗәләре булырга тиеш. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга юл тота, ул Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эшләячәк. Иртәгә анда Россия һәм Үзбәкстан арасында беренче Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза. Авыл хуҗалыгы форумның төп темасы булачак», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Үзбәкстан Россиянең 28 төбәге белән мөнәсәбәтләр урнаштырган, алар арасында Татарстан да бар. Республика ике ил арасындагы сәүдә әйләнешендә сизелерлек роль уйный.

Узган елда гына да Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 92,7 миллион доллар тәшкил иткән – бу 2016 елдагы күрсәткечкә караганда ике тапкырга артыграк. Әмма Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнешенең потенциалы күпкә артыграк, диде спикер.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100