news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый

Бүген Россия Президенты федераль каналларда туры элемтә аркылы ил халкының сорауларына җавап бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Владимир Путин белән туры элемтә” программасының туры трансляциясен күзәтәчәк һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк конференциясендә катнашачак. Анда партиянең Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Татарстан Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә бик җитди әзерләнә. Төбәкләргә бу халыкны борчыган мәсьәләләрне тагын бер кат аңлау өчен өстәмә мөмкинлек. Рөстәм Нургалиевич телетрансляциясе үзенең эш урынында караячак һәм сорауларны хәл итүдә катнашырга әзер булачак”, - диде Лилия Галимова.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты “Бердәм Россия” партиясе конференциясендә катнашырга планлаштыра. Ул Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә узачак. Киңәшмәдә каралачак төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советына кандидатларны тәкъдим итү. Партия исемлеге һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар 26 майда “Бердәм Россия” партиясенә алдан тавыш биреп ачыкланды.

  • Владимир Путин белән туры элемтә бүген 12.00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot