news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов визасыз режим кертү туристларны җәлеп итәчәк дип саный

2021 елдан башлап электрон визалар кертү чит ил туристларының санын арттыруга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов визасыз режим кертү туристларны җәлеп итәчәк дип саный
Рамил Гали

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия шәһәрләренә берничә көнгә визасыз килеп булу режимы кертү Идел буе федераль округы төбәкләренә туристларны җәлеп итү өчен зур этәргеч булыр иде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов бу практиканы Бөек Британиядә, Сингапурда һәм Кытайда уңышлы гамәлгә ашыру мисалын китерде.

Моннан тыш, 2021 елдан электрон визалар кертү чит ил туристларының санын арттырырга ярдәм итәчәк. «Билгеләнгән механизмнарны гамәлгә кертү туристик һәм эшлекле агымнарны арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100