Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Виталий Маркеловка Иннополисның мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк
ТР Президенты «Газпром» җәмгыятенең Татарстанның сәнәгать комплексы белән үзара хезмәттәшлеге буенча Юл картасын гамәлгә ашыру турында киңәшмә үткәрә.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» акционерлык җәмгыятенең Идарә Рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән Иннополиска барачак, шулай ук «Газпром» бүлекчәләре һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы икътисади элемтәләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» акционерлык җәмгыятенең Идарә Рәисе урынбасары Виталий Маркелов Иннополис университетына барачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Кунаклар өчен университетның фәнни потенциалы тәкъдим ителер дип көтелә. Югары уку йорты робот техникасы, мәгълүматлар эшкәртү һәм тапшыру, геомәгълүмати платформалар булдыру һ.б. өлкәләрдә эшчәнлек алып бара. «Газпром галәм системалары» АҖнең директорлар советы рәисе буларак, презентациянең Виталий Маркеловта кызыксыну уятачагына шик юк.
Компания телекоммуникацион һәм геомәгълүмати проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән аэрокосмик мониторинг системасын үстерә.
Университетта булганнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов «Газпром» акционерлык җәмгыятенең Татарстанның сәнәгать комплексы белән үзара хезмәттәшлеге буенча Юл картасын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз