news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты

^Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда катнашучылар Татарстан-Вьетнам икътисади хезмәттәшлеген үстерүнең нәтиҗәлеге буенча фикер алышты.

Вьетнам делегациясе составында Хәрби диңгез көчләренең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре бар иде. Алар – ХДК штаб башлыгы 1 рангтагы өлкән капитан Фам Нгок Минь, ХДК техника идарәсе башлыгы, 1 рангтагы өлкән капитан Нгуен Ван Нинь, “Увасуко”ның 3 бүлек башлыгы, 1 рангтагы капитан Фам Хоанг Тху. Ике яклы очрашуда Татарстан ягыннан сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР икътисад һәм сәнәгать министрының урынбасары Сергей Мухин, “Ак Барс” банкы ААҖнең Күзәтчелек советы рәисе, “Ак Барс” хоккей клубы генераль директоры Иван Егоров катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot