Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Кытай ЭКСПО 2019 эше белән танышты
Татарстан Президенты Corner Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм Wondersun diary сөт компаниясендә булды.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәренең халыкара күргәзмә һәм конференция үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО 2019 эше белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясенең кайбер предприятиеләрендә, шул исәптән Corner Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм Wondersun diary сөт компаниясендә булды.
ЭКСПО кысаларында Россия-Кытай хезмәттәшлеге павильоны оештырылган, анда Кытай белән актив хезмәттәшлек итүче Россия төбәкләре стендлары куелган. Күргәзмәдә катнашучылар һәм килүчеләр арасында Татарстан стенды популяр стендларның берсе булды.
Татарстан Республикасы делегациясендә Wondersun diary Хэйлунцзян сөт-җитештерү акционерлык компаниясе аеруча зур кызыксыну уятты. Яңа сауган сөт эшкәртүнең еллык җитештерүчәнлеге 1 млн тонна тәшкил итә, ә сөт продуктларының еллык җитештерү куәте — 680 мең тонна.
«Рөстәм Миңнехановны әлеге компаниянең җитештерү куәте һәм заманча технологиясе сокландырды һәм ул аларны Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Башта инвестицион потенциал бәяләмәсе белән безнең республикага чакырды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз