Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды
Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә.
(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Бүген Тюрингиягә (Германия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә: сәнгать, дизайн, медиа һәм башка өлкәләрдә. Шулай ук техник белгечлекләр дә бар, шулардан: граждан төзелеше һәм архитектура. Хәзерге вакытта университетта 4 меңләп студент белем ала.
Белем бирү процессында заманча методикалар киң кулланыла, яхшы җиһазланган лабораторияләрдә фәнни тикшеренүләр уздырыла. Шуларның берсендә – Цифрлы Баухауз лабораториясендә Рөстәм Миңнеханов та булды.
Татарстан Президентына Цифрлы лаборатории белгечләре эшләүче югары технологияле проектларны тәкъдим иттеләр. Эрфурт шәһәренең цифрлы моделе мисалында Рөстәм Миңнехановка яңа технологияләрнең транспорт челтәрләрен анализларга ярдәм итүе, төзелеш һәм архитектура өлкәсендә ясалма акыл мөмкинлеклекләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында да сөйләделәр.
Тагын Рөстәм Миңнехановка Баухауз ИТ-белгечләре тарафыннан эшләнгән акыллы датчикларны күрсәттеләр. Аннары Рөстәм Миңнеханов Виртуаль хакыйкатьне визуальләштерү лабораториясендә булды. Монда төзелештә һәм инженериядәге процессларны модельләштерү өчен билгеләнгән 3D-дисплей урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов Баухауз университеты вәкилләренә төгәл тәкъдир итү уздырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек өчен Баухаузның потенциалы зур булуны билгеләп үтте. КДАТУ ректоры Рәшит Низамов хәбәр иткәнчә, Казан университеты немец коллегалары белән хезмәттәшлек итә инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз