news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ветеринария хезмәте вәкилләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

55 "Лада Гранта" автомобиле Татарстан районнарына юл ала.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклыннан үткәрелгән «Хайваннар дөньясында» бәйрәмендә катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештырган әлеге бәйрәм Казан шәһәренең Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда уздырыла.

«Ветеринария хезмәте Сәламәтлек саклау министрлыгы кебек үк әһәмияткә ия дип саныйбыз. Чөнки терлекчелек – туклану нигезе, ветеринарлар тырышлыгы белән туклану культурасы формалаша. Республикада ветеринарларга ярдәм итү өчен мобиль пунктлар, стационар пунктлар булдыру һәм кадрлар әзерләү программалары бар. Ветеринарларның эшен тизләштерү өчен аларга автомобильләр тапшырабыз», – дип, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде.

«Республика җитәкчелегенә безгә ярдәме өчен олы ихтирамымны җиткерәм. Ветеринария хезмәте яңартыла: 126 урында участок ветеринария пункты ачылды, 100гә якын объект капиталь ремонтланган. Бу эшләр 2017 елга кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.

Аннары республиканың район һәм шәһәр ветеринария хезмәтләренә 55 берәмлек «Лада Гранта» автомобиле ачкычы тапшырылды.

Бәйрәмдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов та катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100