news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты

Татарстанда 189 ветеран һәм 209 ятим бала 2016 ел торак программасы буенча әле торак белән тәэмин ителмәгән.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елга “Ветераннарга торак” программасын тормышка ашыру һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итүне аерым контрольгә алырга кушты. Әлеге бурыч республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга йөкләнде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә җиткерелде.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча эш 24 йортта дәвам итә. «Дәүләт торак фонды титулы буенча социаль ипотеки программасы кысаларында 131 ветеранга 22 торак йорт төзелә. Объектлар файдалануга тапшырылу белән кешеләр күчәчәк.

ТРның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе титулы буенча 25 ветеранга ике торак йорт төзелә. Болар Баулы һәм Мөслим районнарында, алар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Быел яңа йортларга 359 Бөек Ватан сугышында катнашучыларны күчерү планлаштырылган.

Тагын 311 торак бинаны республика ятим балаларга бирергә тиеш. «Бүгенге көндә 20 торак шәхси милек итеп теркәлгән. Кабул итү-тапшыру актлары имзалану стадиясендә. 51 торак ТР милке итеп алынган. 50 торак ятим балаларга найм килешүе белән бирелгән», – дип шәрехләде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков ачыклык кертү максатыннан әлеге ике программа буенча ничә кеше фатир ачкычы алачак яки алдылармы инде, дип сорады. Бактың исә, алай күп түгел икән. «Субсидия бүленгән ветераннар буенча 359 кеше. Алар инде үзләренә торак сайладылар. Хәзер төзелеш эшләре бетүгә карап, урнаштырачакбыз. 189ы әле фатирда түгел», – дип аңлатты Эльмира Зарипова. 311 ятим баланың 209ы да фатир көтә.

«Контрольгә алачакбыз. Мин урындагы коллегаларга мөрәҗәгать итәм. Бу безнең уртак эшебез. Барысын да урнаштыру мөһим. Төзелеш сезоны инде төгәлләнде диярлек», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына.

Ә аннан республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау һәм төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрларына мөрәҗәгать итте. «Сез күзәтегез. Һәр көнне безнең таблицаларда ничә кеше фатирга урнашканы күренергә тиеш. Фатир алучы кешеләр буенча реаль саннар булырга тиеш. Баштан ачкыч биреп, аннан җыеп алып түгел. Андый хәл булмаска тиеш!» – дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президентына ятимнәрне урнаштыру программасын тулысынча 30 ноябрьгә төгәлләргә вәгъдә иттеләр. Өй туйларын ветераннар да яңа елга кадәр үткәрәчәк.  

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100