news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Ветераннар өчен торак төзү эшен активлаштырырга кирәк”

Татарстанда чиратта торучыларның гомуми саны 12385 кеше тәшкил итә, 10488 Бөек Ватан сугышы ветераны белән субсидия алу буенча килешү төзелгән

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру (шул исәптән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча), шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Әлмәттән видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Хәзерге вакытта төп мәсьәлә - Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. Чират үсә, чиратта торучыларның гомуми саны 12385 кеше тәшкил итә. Тагын бер мөһим мәсьәлә - ике атнадан соң 2011 елга социаль ипотека программасын формалаштыру эшен төгәлләргә кирәк.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 8 ай нәтиҗәләре буенча 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылыр дип фаразлана, бу еллык биремнең 60 процентка якынын тәшкил итәчәк. Шул исәптән социаль ипотека программасы буенча 250 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Калган дүрт айда 800 мең квадрат метрдан артык торак сафка бастырырга кирәк, аның төп күләме социаль ипотека программасына туры килә. Дәүләт торак фонды хисабыннан күренгәнчә, 2010 елның 7 аенда 217 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 24 процентын тәшкил итә.
2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча август аенда республикага 4,3 миллиард сумга якын акча килер дип көтелә. 20 августка Бөек Ватан сугышы ветераннары белән 10488 килешү төзелгән, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 3099, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша – 1491, Казан буенча – 426, торак базарында фатирлар сатып алу буенча 5472 килешү. Әлегә 1897 ветеран белән килешү төзелмәгән, шул ук вакытта республикада буш фатирлары булган объектлар да бар. “Район башлыкларын ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән бергә килешүләр төзү процессын активлаштыруларын сорыйм”, - дип ассызыклады министр.
Дәүләт торак фонды тарафыннан 183 объектта төзелеш эшләре алып барыла, алар 6,012 миллиард сум күләмендә финансланган, 3,42 миллиард сумлык (32 процент) эш башкарылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 594 объектта төзелеш эшләре алып бара. Казан шәһәренең аерым торак программасы буенча 576 фатирлы 5 панель йорт төзелә, анда 426 ветеран килешү төзегән. Субсидияләр буенча 192 миллион сум җәлеп ителгән.
10 муниципаль районда 30 объектта төзелеш эшләре һаман да башланмаган. “Әлеге объектларны махсус контрольгә алырга кирәк”, - дип ассызыклады Марат Хөснуллин. Аның сүзләренә караганда, Казанда да өч объектны махсус контрольгә алырга кирәк, аларда эш башланса да, әлегә бик акрын бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100