news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Венгрия делегациясе белән очрашты

Татарстан һәм Венгрия икеяклы хезмәттәшлеккә әзер.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Венгриянең милли үсеш министрының икеяклы очрашуы тәмамланды. Бу минутларда Татарстан лидерының Миклош Шестак җитәкләгән делегация белән очрашуы башланды.

Очрашуның төп темасы – икеяклы хезмәттәшлек. Иң перспектив юнәлешләрдән – Татарстанның инвестицион мәйданчыкларына Венгриядән потенциаль резидентларны җәлеп итү. Мәсәлән, “Иннополис”, “Алабуга” һ.б. Хәзер республикада ике Венгрия-Татарстан оешмасы нәтиҗәле эшләп килә: “Хелико” (авиация юнәлеше) һәм “Авторесурс” Ачык акционерлык җәмгыяте (биналарны алып сату).

Ике якка да энергетика, нефть табышы һәм химиясе өлкәсендәге эшчәнлек кызыклы була ала. Автомобиль җиһазлары җитештерү, төзелеш, торак-коммуналь хезмәт һәм энергия саклаучы технология куллану да перспектив юнәлешләрдән. Венгрия вәкилләре машина төзелеше эшләнмәләре һәм республиканың нефть химиясенә карата зур кызыксыну белдерде. Ә Татарстан венгер бизнесы республика җирлегендә логистик үзәкләр һәм транспорт инфраструктурасын барлыкка китерүдә катнашуын тели.

Уртак хезмәттәшлек өчен авыл хуҗалыгы, азык-төлек, медицина, фармацевтика, аяк киеме җитештерү һәм җиңел сәнәгать тә уңышлы өлкәләрдән санала. Очрашуда катнашучылар Венгрия һәм Татарстандагы кече һәм урта эшмәкәрлектәге мөнәсәбәтләрне көйләргә тели. Мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм һәм яшь кадрлар белән алмашу да уртак хезмәттәшлектә игътибарга лаек өлкәләр.

Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан белән Венгриянең Хөкүмәтара килешүенә 1992 елда ук кул куелган. Казанның спортның су төрләре буенча дөнья чемпионат үткәрү тәжрибәсе Будапештка да файдалы булачак. Чөнки быел бу ярыш анда үтә.

Бүген Венгриядә Travel Show Budapest халыкара профиль күргәзмәсе башлана. Биредә Татарстан үзенең туризм өлкәсендәге мөмкинлекләрен тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100