Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Валдай» клубында катнашучыларны татар телендә сәламләде
Казанда «Валдай» клубының Үзәк Азия конференциясе турыдан-туры катнашу режимында ачылды һәм анда 16 илдән 60тан артык эксперт катнаша.
(Казан, 20 май, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Валдай» клубында катнашучыларны татар телендә сәламләде.
«Хәерле иртә барыгызга да, хәерле көн, дуслар!» — диде республика башлыгы клубта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Чыгышын башлап, Рөстәм Миңнеханов 175нче мәктәптә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде.
«Ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. 175нче гимназиядә фаҗига булганда авыр мизгелләр кичердек. Бу вакытта Татарстан, Россия генә түгел, безнең барлык партнерларыбыз да кайгы уртаклашты һәм ярдәм күрсәтте», — диде Татарстан Президенты.
Казанда «Валдай» клубының Үзәк Азия конференциясе турыдан-туры катнашу режимында ачылды. Конференциядә 16 илдән — Россия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60тан артык эксперт катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз