Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Узган ел һәр җиденче “КАМАЗ” чит илгә чыгарыла иде
Чаллы автогиганты Татарстан Республикасы машина төзелеше экспортының өчтән бер өлешен тәэмин итә.
(Чаллы, 29 июнь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Икътисади катлаулы шартларга карамастан, “КАМАЗ” югары күрсәткечләргә ирешә һәм эре дөньякүләм коммерция автотранспорты җитештерүчеләр егермелегенә керә. Шул ук вакытта 2017 елда һәр җиденче машина чит илгә чыгарылды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие акционерларының еллык гомумҗыелышында белдерде.
Узган ел “Ростех” катнашында автомобильләрне сату күләме арттырылды һәм бүген “КАМАЗ” республиканың зур салым түләүчеләре исәбенә керә, дип билгеләп үтте ул.
“Республика машина төзелеше продукциясенең 28,7 проценты бу предприятиегә һәм 33,6 проценты Татарстан машина төзелеше продукциясе экспортына туры килә. Узган ел һәр җиденче автомобиль чит илгә китә иде”, - дип билгеләп үтте республика лидеры һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Казахстан “КАМАЗ”ларны күпләп сатып алуын сөйләде.

Миңнеханов Казахстан базарында киләчәктә дә актив эшләүгә ышаныч белдерде. Хәзер Татарстанга Төркмәнстан Президенты визиты планлшатырыла.
“Бу очрашуда да безнең продукцияне этәрү мәсьәләсе турында да фикер алышырбыз дип уйлыйм”, - диде Татарстан Президенты.

“КАМАЗ”ларны тышкы базарда этәрү республиканың халыкара чаралары кысаларында башлангыч мәсьәләләрнең берсе булып тора. БДБ базары буенча үсеш теркәлсә, ерак чит илләр базарларында берникадәр күрсәткечләр кимүе күзәтелә. Шуңа күрә “КАМАЗ”га стратегик көнкүреш базарларында үз урынын сакларга кирәк, дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз