news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов уздырган утырышта "Татнефть"нең ноябрьгә бюджеты расланды

Директорлар советы 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышында 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды. Утырышта ноябрь аена бюджет расланды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Директорлар советы компаниянең 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады. Фаразлаулар "Татнефть" төркеменең 2030 елга кадәп үсеш стратегиясе нигезендә билгеләнә.

Шулай ук "ЗЕНИТ" банк төркеменең үсеш стратегиясе дә каралды. Директорлар советы банк бизнесы тармагының финанс күрсәткечләрен уңай бәяләде һәм менеджментка югары нәтиҗәле банк булдыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә йөкләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot