news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов утыз укучыга «Президент көндәлеге» тапшырачак

Республиканың барлык районнарыннан 4 меңнән артык мәктәп укучысы бәйгедә катнашу өчен гариза биргән.

Рөстәм Миңнеханов утыз укучыга «Президент көндәлеге» тапшырачак
архив

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә «Президент көндәлеге» бәйгесендә җиңүчеләргә дәүләт башлыгының имзасы куелган көндәлекләр тапшырачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Комсомольская правда» редакциясе оештырган конкурста дүртенче чиректә «5»леләре иң күп булган II-XI сыйныф укучылары катнашты. Өч яшь төркеменең һәркайсында унар җиңүче билгеләнде.

«Бәйгедә катнашу өчен гаризалар республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән килде. Проект балалар һәм ата-аналар арасында зур кызыксыну уятты. Президент кулыннан аның култамгасы куелган исемле көндәлек алу перспективасы – укучылар өчен мөһим мотиватор. Конкурска 4 меңнән артык гариза килде», - диде ул.

Лилия Галимова әлеге көндәлекләрне тапшыру өчен төрле сыйныфлардан 30 укучы сайлап алынуын искәртте. Балаларны яклау көне алдыннан республика Президенты министрлыклар, профиль ведомстволар һәм муниципаль берәмлек башлыклары алдына әлеге уңайдан киң колачлы эш оештыру бурычын куйды.

Моннан тыш, бүген Татарстан Президенты 2018/2019 елгы ягу сезонында җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслары оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган ТР Министрлар Кабинеты утырышында катнашачак һәм 2019/2020 елгы сезонга әзерлек буенча бурычлар хакында фикер алышачак. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел Казанда ягу сезоны 7 майда төгәлләнде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук остазлык программасы кысаларында «Россия лидерлары» Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесендә җиңгән Татарстан вәкиле Рөстәм Гомәров белән очрашырга ниятли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100