news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Усад авылында яңа балалар бакчасын карады

«Акыллы балалар» бакчасы быел августта төзелеп бетте.

Рөстәм Миңнеханов Усад авылында яңа балалар бакчасын карады
https://tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Акыллы балалар» балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы Усад авылындагы «Көньяк Парк» торак комплексында урнашкан. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эше һәм аны алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

Әлеге заманча бина 2019 елның ноябрендә төзелә башлаган иде, 2020 елның августында төзелеш эшләре тәмамланган. Төзелеш Татарстан бюджетыннан финансланган.

«Акыллы балалар» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Анда 1,5 яшьтән алып 3 яшькәчә балалар өчен алты төркем, 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен җиде төркем һәм төрле яшьтәгеләр өчен бер төркем бар. Беренче катта 7 төркем өчен бүлмә, азык-төлек блогы, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, ике санузел урнашкан, шуларның берсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ясалган.

Икенче катта шулай ук җиде төркем өчен бүлмә, музыка залы һәм спорт залы, методика кабинеты һәм башкалар урнашкан. Мәктәпкәчә учреждениедә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт бар. Балалар бакчасы территориясендә ябык түбәле 14 участок, коляскалар өчен урын бар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка республика территориясендә торак төзелеше белән шөгыльләнүче «СуварСтроит» һәм «Ак Барс йорт» компанияләре проектларын тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100