news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Уртак тырышлык белән төрки дөньяның бай мирасын сакларга тырышабыз"

ТР Президенты "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу кысаларындагы чараларга килгән делегация җитәкчеләре белән очрашты

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу кысаларында уздырыла торган чараларга килгән делегация җитәкчеләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов чакыруны кабул итеп "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасында катнашу өчен килгән барлык илләрнең вәкилләренә рәхмәт белдерде. Уртак тырышлык белән төрки дөньяның бай мирасын сакларга тырышабыз, илләр арасында хезмәттәшлекне ныгытабыз, диде ул очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Казан, Астана белән Эскишеһирдан соң, төрки дөнья башкаласы статусын алган өченче шәһәр булды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, Татарстан - күп милләтле төбәк, биредә төрле конфессия вәкилләре дус һәм тату яши. Казан Кремле территориясендә урнашкан Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборы толерантлыкның ачык гәүдәләнешенә әверелде.

Казан Кремле белән борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, дип искәртеп узды Рөстәм Миңнеханов. 

Алга таба Татарстан Президенты  төбәкнең икътисады, республика территориясендә тормышка ашырылучы перспективалы проектлар хакында кыскача сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, чит илләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә гомер кичерүче татарлар белән дә зур эшләр башкарыла. Моның өчен иң заманча коммуникация чаралары файдаланыла - бу спутник телевидениесе, интернет челтәре, теләгән барча кешене интернет аша "Ана теле" программасы ярдәмендә татар теленә өйрәтү дә.

2015 елда Казан спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, ә 2017 елда бездә Конфедерация кубогы узачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм кунакларны әлеге чараларда катнашып, спортчыларга теләктәшлек белдерергә чакырды.

Без "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елы кысаларында чаралар үткәргән вакытта Астана белән Эскишеһир куйган югары планканы сакларга тырыштык, диде Татарстан Президенты. "Мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек илләребезнең озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән, бу икътисади элемтәләрне ныгыту өчен дә мөһим", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Казанда үткәргән вакытларының күңелле булуын теләде һәм алга таба чаралар уздыру эстафетасының Төркмәнстанга тапшырылачагын әйтте.  "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елының йомгаклау вакыйгалары ТӨРКСОЙ илләре мәдәният министрларының даими Совет утырышы һәм гала-концерт булачагын да искә төшереп узды.

Татарстан Республикасы адресына сәламләү сүзләре белән Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРКСОЙ) Генераль секретаре Дүсен Касеинов, Төрки телле дәүләтләрнең хезмәттәшлек советы генераль секретаре Рамил Гасанов, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Әзербайҗан Республикалары, Гагаузия автономияле территориаль берәмлек (Молдова), Македония, Башкортстан, Хакасия, Кырым Республикалары вәкилләре чыгыш ясады. 

Халыкара төрки мәдәният оешмасы Генераль секретаре Дүсен Касеинов Рөстәм Миңнехановка төрки дөньяның мәдәнияте, сәнгате һәм фәненә зур өлеш керткән өчен ТӨРКСОЙның истәлекле медален, шулай ук Казанның төрки дөнья башкаласы итеп сайлануы уңаеннан истәлекле билге тапшырды.

Үз чиратында, Татарстан Президенты әлеге билгене Казан Ратушасында урнаштырырга тәкъдим итте һәм башкала мэры Илсур Метшинга бирде.

 Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100